Показаны сообщения с ярлыком Йолалар. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Йолалар. Показать все сообщения

среда, 6 апреля 2011 г.

Татарлар.Тәңречелек


Сакланган йолалар




 Ничә еллар буе татар халкын тамырларыннан аерырга тырышсалар да,халыкның үз гореф-гадәтләре,үз йолалары онытылмый саклана.Башкортостанда Туратауга,Татарстанда Биләргә,болгага бару бүген дә киң таралган.Шуны да бар,ни генә әйтсәләр дә,изге урыннарда чын күңелдән теләгән теләкләр кабул була,Тәңре үз балаларын онытмый.



Әйтик Биләрдәге изге чишмә янындагы агачларга теләк теләп төсле чүпрәкләр-Алама бәйләү-чын күңелдән эшләнгәндә,һәм теләгең кешегә зыян китермәгәндә һичшиксез кабул була.

Болгардагы таш багана тирәсендә әйләнү дә,изге урынга ,ияләргә вак акча ташлап калдыру да бик борынгыдан килә.






Алама бәйләү дә,вак акча калдыру да-алар шул ук корбанның бер төре.Корбан исә Тәңрегә

дә,ияләргә дә кирәкми-теләк теләүченең үзенә кирәк.Корбан биргән кеше,шуның белән үзенең ни дә булса бирергә әзер,күңеле ачык,теләге чын икәнен күрсәтә.

Тәңречелек.Көндәлек йолалар.Таң суы алу.


Тәңречелек.Көндәлек йолалар.


Бозымга эләккәннәр яисә ниндидер авыруга эләккәннәргә кояш каршылаганнан соң Тәңредән саулык-исәнлек сорап таң суы белән коену кирәк.Әлбәттә кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.

Таң суы алу:
Таң суы кояш чыгар алдыннан алына.Суны алганда аны су агышы уңаена алу мөһим.Агач я пыяла савыт белән чишмә суын чиләккә алганнан соң аңа чүп чар төшермәскә һәм кош-корттан кагылдырмаска.Кояш каршылау йоласы вакытында таң суы янәшәңдә торырга тиеш.Кояшны каршылагач, өс киемнәрен саласы һәм Тәңредән саулык сорап алынган суны кисәк кенә өскә коясы.Шуннан соң Күккә,җиргә,суга рәхмәт әйтеп йоланы тәмамлыйсы.

Таң суы белән коену-кешенең физик кына түгел,рухи исәнлеген дә җайга салырга сәләтле гамәл-йола ул.Мәшһүр хирург Федор Углов,соңгы көннәренә кадәр таң суы белән коенган,һәм 102 яшенә кадәр хирург вазифаларын башкарган кеше.Ул да су белән коныр алдыннан теләк теләүнең мөхимлеген әйтә торган булган.


Таң суы белән теләсә кайсы яштә коенырга була.


Йоланы җиренә җиткереп үтәсәгез,үзегезне Тәңребез үз балаларына дип яраткан җиргә яңадан тугандай булырсыз.
Исән-сау булыгыз!

Тәңречелек.Көндәлек йолалар.


Тәңречелек.Көндәлек йолалар.



Тәңречелек,Тәңре аңы башка диннәрдән бик күп нәрсә белән аерылып торса да аның да үз йолалары бар.Бу йолалар меңнәрчә ел яшәп бүгенгә кадәр килеп җиткән,һәм иң кызыгы, бүгенге фәнни ачышлар белән дә аларның файлалылыгы,табигатҗ кануннарына нигезләнгәнлеге ачыклана.Без дусларыбыз ярдәмендә кайбер иң мөһим йолаларны барлап,аларны үтәү тшртибе белән сезне дә таныштырып барырга ният кылдык.
Кисәтеп шуны әйтәсебез килә,бу йолаларга уенга карагандай карамасагыз,һәм чын күңелдән ышанганда гына үтәсәгез иде.


Тәңречелекнең һәр көнне,Һәр ел ел фасылында үтәлә торган йолалары бар.Шуларның берсе кояшны каршылау.
Кояшны каршылау:
Мөмкинлеге булган кеше көн саен,ә авырсынганнар күңелләренә урын тапмаганда яисә авырудан яки бәләдән үзләрен я якыннарын коткарыр өчен үти алалар.
Кояш чыгарга бераз вакыт кала йокыдан торырга һәм яхшылап юынырга.Аннан соң кулларны уч төпләре җылынганчытере ут өстендә тотып алырга.Шуннан соң урамга чыгып чистарак урын сайларга һәм ялан аяклар белән шул җиргә кояш чыгар якка карап басырга кирәк.Беренче кояш нурлары офыкта күренгәндә кулларны өскә күтәреп Тәңредән иң беренче ил-ыруга,аннан якыннарыңа һәм үзеңә исәнлек телисең.Момкин булганча баштан начар уйларны чыгарып ату мөһим.
Теләкләр теләгәннән соң кулларны аска төшереп чыгып килүче кояшка баш иергә кирәк.
Баш игәннән соң яңадан кулларны өскә күтәреп күк көченең безнең тән аша җир белән тоташуын тоярга кирәк.Шуннан соң кирәксенсәгез аяк киемен киеп артыгызга карамыйча гына келәү урыныннан китә аласыз.
Момкинлек булганда Кояш каршылау йоласын изге чишмәләр я таулар янында үтәү яхшы.Җыен белән кояш каршылау нәкъ шундый урыннарда үткәрелә.
Бүген галинәр кояш чыгар алдыннан,бу урында җирнең геомагнит кыры үзгәрүен ачыклаганар.Бабайлар исә моны меңнәрчә ел эле үк белгән.
Борынгы телебездә,кояш-Көн дип аталган.Татарда бүген дә сакланган:"Күзеңне ачтыңмы-көн дип әйт",-әйтеме-шул заманнар истәлеге.