среда, 6 апреля 2011 г.

И Татар баласы


И Татар баласы.Асылыңа кайт.

И Татар баласы!

Син борынгы,бөек халыкның бүген яшәүче улы,кызы.Ата-бабаларыбыздан сиңа камил тел,бөек тарих , зирәк акыл бирелгән.Тарихның төрле болганчык елларын исән имин үтеп,төрле олы югалтуларга карамастан син ТАТАР булып бүгенге көнгә ата бабаңнар канын китереп җиткергән заттыр.Телең-үзеңнеке синең,тик менә халыкны саклый торган икенче шарт-динең ятлардан килгән.Бер өлеш татар бүген чукындыру афате сәбәпле христиан динендә саналып керәшен татарлары дип йөртелә.Икенче зур сан татар-мөселман динендә исәпләнеп гарәп телендә,гарәп халкына ,гарәп алласына баш ия.
Татар баласы!
Ата бабаәнарның үз дине-бер бөек Тәңре дине,АҢ булганын беркайчан да онытмасаң гына,ата-бабаңнар рухына таянып,Тәңре безгә биргән саф Табигатне саклап,ияләрне яратып-хөрмәт итеп яшәсәң генә синең киләчәгең булыр.Тәңредән баш тартып,ялганнарга ышанасың икән-балаларың,оныкларың башка халыкларга хезмәт итеп кенә калмас,үзләре үк башка халыкка әйләнердер.Хәзер үк әйләнеп барулары да күз алдыбызда.
Татарга бөеклеген кайтару өчен-бер Тәңресенә табынуын кайтару кирәк.Үзең аңламаган телләрдә,тутый кош кебек ят сүзләр ятлап,ят аллаларга табынып иманлы булып булмыйдыр .
Шуны бел-Бер Тәңрегә табынып,ата-бабалар рухына таянып яшәгән бабаларыбыз бөек дәүләтләр корып яшәгән.Ә бүген син ни хәлдә,татар баласы?Нигә ят диннәр сиңа ярдәм итми?Нигә ул диннәрне тотучылар меңнәрчә елда гадел тормыш кора алмый?Нигә һаман кан коеш,үтерешләр белән яши?
Шуларны уйлан.Уйланган кешегә АҢ керә!
Языкларыбыз өчен Бер Тәңре безне үзе ярлыкап,ТАТАР халкына бөек киләчәк бирсен!
Метки: 

КЕЛӘҮ.



Бәхет бир,Тәңрем.Келәү




Тэнрем, Яна туган коне имин ит, халыкка, гаилэмэ, уземэ аерым кайгылар язма. Ак юллар курсэт! Доньялар тыныч, имин булсын, парсызларны парлы, кайгылылар – шатлыклы, авырулар – сэламэт булсын! Бер Тэнрем Тынычлык хэм бэхет булэк ит! Ирекле яшэргэ боер. Яман кешелэр безнен остэн, Баш булмасын! Явызлык, мэкерлек булмасын! Безгэ жылы жибэр Яктылык жибэр, Мал-туарлар, иген-тарылар куп булсын, ун булсын! Боек тэнре! Безне ишет, Халыкнын теләкләрен кабул ит! Бер Тэнрем, якты кон жылы кояш бир! Ач итмэ-тук ит, ялангыч итмэ, картлыкта мохтаж итмэ. Имин иртэ, якты кон, тыныч тоннэр булсын!

Татарлар.Тәңречелек


Сакланган йолалар




 Ничә еллар буе татар халкын тамырларыннан аерырга тырышсалар да,халыкның үз гореф-гадәтләре,үз йолалары онытылмый саклана.Башкортостанда Туратауга,Татарстанда Биләргә,болгага бару бүген дә киң таралган.Шуны да бар,ни генә әйтсәләр дә,изге урыннарда чын күңелдән теләгән теләкләр кабул була,Тәңре үз балаларын онытмый.



Әйтик Биләрдәге изге чишмә янындагы агачларга теләк теләп төсле чүпрәкләр-Алама бәйләү-чын күңелдән эшләнгәндә,һәм теләгең кешегә зыян китермәгәндә һичшиксез кабул була.

Болгардагы таш багана тирәсендә әйләнү дә,изге урынга ,ияләргә вак акча ташлап калдыру да бик борынгыдан килә.






Алама бәйләү дә,вак акча калдыру да-алар шул ук корбанның бер төре.Корбан исә Тәңрегә

дә,ияләргә дә кирәкми-теләк теләүченең үзенә кирәк.Корбан биргән кеше,шуның белән үзенең ни дә булса бирергә әзер,күңеле ачык,теләге чын икәнен күрсәтә.

Кам,Камка,камчы...


Кам,Камчы,Камка..


 Соңгы 2-3 йөз елда,урыслар аша тунгуслардан чыккан Шаман сүзе белән төрки Камнарны да атый башладылар.Ләкин татар-төркиләрдә Шаман сүзе беркайчан да кулланылмаган.Татарлар Тәңречелек ритуалларын үтәүчеләрне күп очракта Картлар,Белүчеләр  дип,ә бабалар рухы белән элемтәгә керүчеләрне Камнар яки Багучылар дип атаганнар.Камнарның дөңгерне(Бубен)  калак белән кагуы КАМЛАУ дип аталган.
КАМ сүзе,теге яки бу формада татарларда бүгенгәчә сакланган.
Камка түтәйне(Божья коровка) "Кара сыер сөт бирсен" дип очырганын күпләр хәтерлидер әле.Чуар бөҗәкне,КАМКА лар(катын-кыз) киеме кигәнгә ошаганга шулай атаганнар булса кирәк.Хәер,татар камнары турындагы җитди темага күкләр язган булса кире әйләнеп кайтырбыз әле без.




КАМКА авыллары Татарлар яшәгән җирләрдә берничәү.

 
Бер кулына Дөңгер,икенчесенә Калак тоткан КАМКА

Ә монысы Камка Түтәй.




Монысы Камканың иске бер фотосы

Ә монысы профессор Паллас китабыннан.18 гасыр.Ә менә монысы-КАМЧЫ. Фотолар белән идея өчен http://tatarkam.livejournal.com/ га бик зур рәхмәт.

Каен-йола агачы


Каен -йола агачы



[info]ufa_tatar
Ялгыз каен....Аның татар кешесе өчен ,бүген дә ниндидер серле көчкә ия булуын танымый булмый.Күпчелек татар авыллары янында изге саналган ялгыз каеннарны очратырга туры килә.Бабаларыбыз җир белән күкне тоташтыручы каен агачы янында келәү үткәргән,корбан чалган.Каен ботакларына алама бәйләү йоласы бүген дә бик күп урында сакланган.Бу да үзенә күрә бер кече корбан.Күп кенә авылларда ялгыз каенны кисүчеләрнең аяныч язмышы турында ишетергә туры килә.Кеше өчен изге урынга кул күтәрү беркайчан да яхшыга илтми шул.
Калкурак җирдә үскән Ялгыз каен тирәсендә кояш уңае буенча әйләнеп Теләкләр әйтү-иң борынгы Тәңречелек йолаларыннан булыр.Юк,каеннан сорамыйлар,күкләрдән сорыйлар теләк теләүчеләр.Ялгыз каен кеше теләген күкләргә ирештерүче генә булып тора.Татардагы күмәк түгәрәк уеннар да шул келәүләрнең сакланган өлеше генә ич.Балаларның каен тирәсендз әйлән-бәйлән уйнавы да йола чагылышы ул.
Зыя Ярмәкинең "Ак Каен"ын хәтерлисезме?

Ак каен

Халык музыкасы
ЗЫЯ ЯРМӘКИ сүзләре

Яфраклары яшел ак каенның 
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы. 
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, 
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар 
Ак каенны сөеп мактыйлар. 
Яз башында алар һәр ел саен 
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен, 
Бизәлә ул язлар килгәндә. 
Яшел яфрак яра һәр ел саен, 
Кояш җылы нурлар сипкәндә.

Каен башын бәйләү,каен келәүләре керәшен татарларында бүген дә сакланган.
Ә менә бу язма,югарыда әйтелгәннәгә бер куәт йөзеннән:




Йола фольклоры (Мөслим төбөге) 


Өй салганда каен бүрәнә кермәскә тырышалар безнең якларда. Ишегалларына, бакчаларга каен агачы утыртуны да өнәп бетермиләр. Каен кайгы китерә, янәсе. Шул уңайдан серле дә, сәер дә бер вакыйга хәтеремдә калган минем. Зәки абый Галләмов безнең мәктәптә хезмәткә өйрәтү дәресләре алып барды, хисапчы вазыйфасын да башкарды. Тәбәнәк кенә буйлы. Җор телле, эшкә дә бик уңган кеше иде, мәрхүм.

Беркөнне шулай агитколлектив җыелышына икәү барабыз.
- Ягсуп, картлар бик яратып бетерми инде, йорт каршындагы карт каенны кистем бит мин, кояшны каплап тора иде, - дип әйтеп куйды бу.
Мин мәктәп директоры да, партоешма секретаре да идем ул чакта.
- Укытучы башың белән картлар ырым-шырымына ышанып йөрмә иде, - дип, битәрләп ташладым тегене. Сүз шуның белән бетте.

Икенче көнне иртән иртүк Зәки абыйның хатыны Фәридә апа, тыны-көне бетеп, өйгә килгән.
- Әйдә әле, абыеңа әллә ни булды, - ди.
Бик ашыгып барсам да, соңарганмын булып чыкты: хезмәттәшем күзләрен мәңгелеккә йомган иде инде. Әле илле яшен генә тутырган, баш авыртуның да ни икәнен белмәгән сау-сәламәт ир иде бит, югыйсә.

“Карт каенны кисәргә ярамый, үзең утыртмаган булсаң, бигрәк тә”, - дигәннәр борынгылар. Хак сүзләрдер, мөгаен.

Ягсуп Мортазин, Яңа Сәет - Бөгелмә, 2011 нче ел.

http://muslumfolklor.narod.ru/yola10.html


Шуәында ук интернетта табылган тагын бер язманы урнаштырасы килә:


Хәтер бит ул – мәңгелек

М.МАРТЫНОВА.

Һәр авылның үз төсе, үз йөзе, үз йолалары һәм менә шушы төсне, йөзне саклап яшәүче үз картлары була. Аларны авыл картлары, диләр. Тикшереп карасаң, аларның күбесе әле картлар яшенә җитмәгән дә, ләкин “акыллылыкларын”, урысча әйтсәк, “мудрыйлыкларын” хөрмәтләп, аларны картлар рәтенә куялар. Бүгенге язмамның герое Николай дәдәй дә әле “җитмешен” дә тутырмаган, әмма аны да олылап, “авыл карты” дип йөртәләр. Чөнки Тукай районы Мәләкәс авылында оештырылган бик күп изге эшләрнең башында ул тора. Быел пуминкада зиратка төшкән һәр кеше, зират өен карарга кереп, андагы үзгәрешләргә куанып чыкты. Менә ничә еллар инде бу кечкенә өй караучысыз, хуҗасыз булып, әкрен генә җиргә чүгеп бара иде. Заманында ул өйнең бурасын Петухов Петр, бердәнбер улын күмгәч, зиратка бүләк иткән. Эшне төгәлләп куярга, нишләптер, берәүнең дә тәвәккәллеге җитми. Кабер казырга төшкәч, кышкы бураннан, көзге яңгырлардан ышыкланырга зират өе кирәклеген һәркем белә, югыйсә. Ниһаять, кемнәрнеңдер куллары, акчалары җитеп, өйне “курчак өе” иткәннәр. Түшәм-сайгаклар нарат тактадан, өй эче вагонка белән эшләнгән, тәре кую урыннары ясалып, тәре челтәрләре чигеп эленгән, уңайлы өстәл, эскәмияләр ясап куелган. Чын мәгънәсендә, бәйрәм төсе иңгән өй эченә. Кемнәр эшләгәне белән кызыксынуыма каршы: “Аның кешесе билгеле инде, Кируш Микулае башлап йөрде, аннан белеш”, – диделәр. Евграфов Николай дәдәй белән күрешеп-сөйләшеп утырдык. Сүзне ул ерактан башлады: – Мин – сугыш чоры баласы, әти сугышка киткәндә, миңа бары бер яшь кенә тулып калган. Дөньяның авырлыкларын шактый татырга туры килде, ул заманны үзең беләсең... Права алырлык яшькә җиткәч, механизаторлар курсына укырга кердем дә, пенсиягә чыкканчы, тракторда эшләдем. Кая ул чакларда ниндидер изгелек эшләү, изге урыннарны торгызу, мәңгеләштерү турында уйлау... Колхоз дип, план дип эшләдек тә эшләдек. Динне саклау, йола үтәү дигән уйлар да башка килмәде. Хәзер уйлап куям да исем китә. Шул вакытларда күпме кадерле истәлекләребезне югалтканбыз, әби-бабайларыбыз белән бергә күпме хатирәләрне күмгәнбез. Торгызып утыртып сөйләтергә, өйрәттерергә иде дә бит, юк шул. Үткәннәрне кире кайтарып булмый... Моннан берничә ел элек бик нык чирләдем, үлем белән күзгә-күз очраштым, дисәм дә була. Менә шунда гомернең шулкадәр кыска икәнлегенә төшендем. Терелсәм, изге урыннарны карар, йолаларны торгызыр идем, дип адарындым. Аллага шөкер, терелдем. Инвалид группасы алсам да, әкрен генә йөреп торам. Менә шул. Эшемне Куян белән Мәләкәс авылларындагы “Ялгыз каен” чишмәсе янын чистартудан башладым. Ничәнче елларда икәнен берәү дә белми, әле Зәйгә безнең авыллар аша йөргәндә үк, бер шофер машинасы белән авылыбыз яныннан үткәндә, янында гына фонтан булып ыргылып су бәреп чыга. Тик торганда шулай бәреп чыккан су, шул сәгатьтә тынычланып, чишмә булып ага башлый. Шофер мондый гаҗәп хәлгә очравын Куян авылы кешеләренә сөйли. Тегеләре килеп карыйлар, бер дә юктан килеп чыккан чишмә суын эчкәч, суының искиткеч тәмле икәнен тоялар. Юынып карагач, тәннәре сихәтләнгәндәй була. Шулай итеп халык арасына чишмәнең дәвалау көче турында хәбәр тарала. Сәламәтлеккә туймаган кешеләр әллә кайлардан киләләр, рәхмәт йөзеннән, шундагы ялгыз каен ботакларына яулыклар элеп китәләр. Совет җитәкчеләренә бу ошамый, билгеле. Ничек тә халыкны бу изге урыннан биздерергә тырышалар. Җае да чыгып тора: колхоз сыерларын шунда чыгаралар, көтү йөри башлый. Чишмә ничек бәреп чыкса, шулай тиз югала да. Кешеләр генә аның янына йөрүдән, яулыклар элүдән туктамыйлар. Тора-бара заман үзенекен итә, чишмә урынының исеме генә кала. Мин менә шул чишмә урынын эзләп таптым. Бәхеткә каршы, изге чишмә турында уйлаучы бер мин генә түгел икән әле. Бертуган Василий һәм Анатолий Борисовлар ул урынны челтәрле тимер койма белән әйләндереп алганнар, агачлар утыртканнар. Мин куе ботакларны чабып, тирә-юньне чистарттым. Иванов Василийдан кач ясатып, аны чишмә урынына илтеп куйдым. Буш вакыт булганда, аяклар үзләреннән-үзләре шунда таба атлый. Мария тутаң чирләгәч, икәүләп шунда киттек, үзебез белгән иманнарны укып, яулык элеп кайттык. Әле менә бер уемны тормышка ашырасым бар: шул үзәнгә әбиләрне җыеп, белгәннәрен укытып, самавыр белән чәйләр әзерләп, сыйлап кайтарырга исәплим. Исән булсак, быел шул эшне оештырып аласым килә. Ә зират өенә килгәндә, күңел бик рәнҗи иде. Сораган өчен авызга сукмаслар әле, дип, инвестор Фәрит Хәйруллинга чыгарга булдым. Янәсе, такта белән ярдәм итмәсме. Ходайның рәхмәте яусын, ярар, булыр, диде. Ике кубометр тактаны китереп тә бирде. Яшьтәшем, үзем кебек пенсионер Нестеров Василийны бергә эшләргә чакырдым. Ул да күтәренке күңел белән алынды. Пуминкага әбиләр килергә эшләп тә бетердек. Зиратта ике көн өмә үтте, ял итәргә, тамак ялгап чыгарга зират өе бик ярап куйды. Әле шул ук бертуган Борисовлар тагын очрап: “Николай дәдәй, бик шәп булган бу, түбәсенә калай, тышына такта бирәбез, эшләп чыга алырсызмы?” – диләр. Эшләмәгән кая инде, бирәм дип торганда, тизрәк алып калырга кирәк. Авылда үз җегәрендә йөргән пенсионерлар күп, бәлки, алар да кушылып китәрләр... Әнә Еремеев Алексей да: “Миңа әйтмәгәнсез, мин дә эшләшкән булыр идем”, – дип үпкәсен белдерде. Менә шулай, Мария, берәүгә башлап йөрергә генә кирәк, иярүчеләр табыла ул. Алла бирса, зиратыбыз да каралыр, изге урыннарыбыз да бәяләнер, онытылган бәйрәмнәребез дә әйләнеп кайтыр. Бары тик кешеләрнең бер минутка туктап, үз-үзләренә әйтүләре кирәк: “Нәрсә дип шулкадәр тормыш артыннан куам соң әле мин? Бу өч көнлек дөньяда күпме изге эш кылдым? Барыбыз да “тегендә” барасы. Анда бару өчен, мин бүген ниләр эшләдем?” Читтән килгән Фәрит Хәйруллин, Наил Вәлиев менә нинди игелекле эш башкардылар, Мәләкәс халкы исеменнән зур рәхмәт аларга. Ә мин, гомер буе шушы Мәләкәс җирендә яшәгән, ничә буын әби-бабаларымның сөякләре шушы җирдә яткан Кируш Микулае, үземнең кулымнан килгәннең барысын да эшләдемме? Безнең әти: “Ир-атның я яхшылыгы, я яманлыгы белән исеме калырга тиеш, башкача булмый”, – дип әйтә торган иде. Безне ничек искә алырлар, белмим. Һәр хәлдә, яманлык белән булмасын иде, дип телим. Хәтер бит ул – мәңгелек. Буыннан-буынга тапшырыла. Николай дәдәйне тыңлаган саен, аңа карата хөрмәтем үсә барды. Гап-гади авыл кешесенең күңелендә күпме чисталык, башында күпме фәлсәфә, инде яше шактый булуына карамастан, беләгендә күпме җегәр... Ходаем, җирдә мондый кешеләр күбрәк булсын иде, дип теләк теләдем. P.S. Бу көннәрдә Николай дәдәй адарынган ниятен тормышка ашырды: “Изге каен чишмәсе” янына әбиләрне җыеп чәй эчерде. Бәйрәмгә өлкән түтиләр генә түгел, урта буын кешеләре дә килгән иде.

www.kryashen.ru/rus.php      Менә бу ресурстан алынган язма,югарысөләнгәннәргә тагын бер тәм өстәп тора булыр.Аңлаганнарга әлбәттә.

Тәңречелек.Көндәлек йолалар.Таң суы алу.


Тәңречелек.Көндәлек йолалар.


Бозымга эләккәннәр яисә ниндидер авыруга эләккәннәргә кояш каршылаганнан соң Тәңредән саулык-исәнлек сорап таң суы белән коену кирәк.Әлбәттә кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.

Таң суы алу:
Таң суы кояш чыгар алдыннан алына.Суны алганда аны су агышы уңаена алу мөһим.Агач я пыяла савыт белән чишмә суын чиләккә алганнан соң аңа чүп чар төшермәскә һәм кош-корттан кагылдырмаска.Кояш каршылау йоласы вакытында таң суы янәшәңдә торырга тиеш.Кояшны каршылагач, өс киемнәрен саласы һәм Тәңредән саулык сорап алынган суны кисәк кенә өскә коясы.Шуннан соң Күккә,җиргә,суга рәхмәт әйтеп йоланы тәмамлыйсы.

Таң суы белән коену-кешенең физик кына түгел,рухи исәнлеген дә җайга салырга сәләтле гамәл-йола ул.Мәшһүр хирург Федор Углов,соңгы көннәренә кадәр таң суы белән коенган,һәм 102 яшенә кадәр хирург вазифаларын башкарган кеше.Ул да су белән коныр алдыннан теләк теләүнең мөхимлеген әйтә торган булган.


Таң суы белән теләсә кайсы яштә коенырга була.


Йоланы җиренә җиткереп үтәсәгез,үзегезне Тәңребез үз балаларына дип яраткан җиргә яңадан тугандай булырсыз.
Исән-сау булыгыз!

Тәңречелек.Көндәлек йолалар.


Тәңречелек.Көндәлек йолалар.



Тәңречелек,Тәңре аңы башка диннәрдән бик күп нәрсә белән аерылып торса да аның да үз йолалары бар.Бу йолалар меңнәрчә ел яшәп бүгенгә кадәр килеп җиткән,һәм иң кызыгы, бүгенге фәнни ачышлар белән дә аларның файлалылыгы,табигатҗ кануннарына нигезләнгәнлеге ачыклана.Без дусларыбыз ярдәмендә кайбер иң мөһим йолаларны барлап,аларны үтәү тшртибе белән сезне дә таныштырып барырга ният кылдык.
Кисәтеп шуны әйтәсебез килә,бу йолаларга уенга карагандай карамасагыз,һәм чын күңелдән ышанганда гына үтәсәгез иде.


Тәңречелекнең һәр көнне,Һәр ел ел фасылында үтәлә торган йолалары бар.Шуларның берсе кояшны каршылау.
Кояшны каршылау:
Мөмкинлеге булган кеше көн саен,ә авырсынганнар күңелләренә урын тапмаганда яисә авырудан яки бәләдән үзләрен я якыннарын коткарыр өчен үти алалар.
Кояш чыгарга бераз вакыт кала йокыдан торырга һәм яхшылап юынырга.Аннан соң кулларны уч төпләре җылынганчытере ут өстендә тотып алырга.Шуннан соң урамга чыгып чистарак урын сайларга һәм ялан аяклар белән шул җиргә кояш чыгар якка карап басырга кирәк.Беренче кояш нурлары офыкта күренгәндә кулларны өскә күтәреп Тәңредән иң беренче ил-ыруга,аннан якыннарыңа һәм үзеңә исәнлек телисең.Момкин булганча баштан начар уйларны чыгарып ату мөһим.
Теләкләр теләгәннән соң кулларны аска төшереп чыгып килүче кояшка баш иергә кирәк.
Баш игәннән соң яңадан кулларны өскә күтәреп күк көченең безнең тән аша җир белән тоташуын тоярга кирәк.Шуннан соң кирәксенсәгез аяк киемен киеп артыгызга карамыйча гына келәү урыныннан китә аласыз.
Момкинлек булганда Кояш каршылау йоласын изге чишмәләр я таулар янында үтәү яхшы.Җыен белән кояш каршылау нәкъ шундый урыннарда үткәрелә.
Бүген галинәр кояш чыгар алдыннан,бу урында җирнең геомагнит кыры үзгәрүен ачыклаганар.Бабайлар исә моны меңнәрчә ел эле үк белгән.
Борынгы телебездә,кояш-Көн дип аталган.Татарда бүген дә сакланган:"Күзеңне ачтыңмы-көн дип әйт",-әйтеме-шул заманнар истәлеге.

Яңгыр келәве

Яңгыр келәве
(Яңгыр чакыру)
Яңгыркаем, яу, яу,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда,
Басу-кырны ашлап кит,
Башак очын башлап кит,
Үләннәргә яшәү бир,
Куакларга тамыр бир,
Урманнарны яшелләт,
Үр-тыкрыкларны җилләт,
Сыерларны сөтле ит,
Авыл халкын итле ит,
Яңгыркаем, яу, яу,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда...
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда...
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда...
* * *
Ач булмасын, тук булсын.
Яңгыр яу, яу, яу,
Елга аксын юллардан.
Матур яңгыр соңында,
Хуш ис чыксын кырлардан.
Яңгыр яу, яу, яу,
Бакчаларда алмагач
Корый яңгыр яумагач.
Бакчалардан ни кирәк,
Алма пешеп тормагач,
Яңгыр яу, яу, яу!
Игеннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсың
Безгә катык, сөт булсын,
Яңгыр яу, яу, яу!
Ашлык уңсын ызанда,
Ботка пешсен казанда;
Алтын кашык базарда,
Көмеш кашык болытта.
Нык яварга онытма!
Яңгыр яу, яу, яу,
Иләктән, чиләктән,
Пәрәмәчтән, коймактан,
Арыштан, бодайдан,
Без сорыйбыз Ходайдан.
Бир, Тәңре бир, Тәңре.
Биргәнеңне кире алма.
Яңгыр яу, яу, яу,
Сыерларда сөт булсын,
Хайваннар да тук булсын.
Игеннәрнең башлары
Чума чире йөрмәсен!
Яңгыркаем, яу, яу, яу!
Иген-ашлык күп булсын,
Башаклары тук булсын,
Кибән-эскерт зур булсын!
Яңгыркаем яу, яу, яу!
Кара сарык суярмын,
Ботын сиңа куярмын:
Сөтле сыер абзарда,
Бар да булыр яуганда,
Яңгыркаем яу, яу, яу!
Яшен һәм күк күкрәү келәве
Күк буйлатып Бөркет килә,
Кара болыт өркеп килә...
Бөркет-бөркет, кил-кил,
Яңгыр алып кил!...
Эш (өмә) башлаганда
Башлыйк теләкне
Күтәрик беләкне,
Кояш, күрү бул!

Тәңрегә ялвару

Тәңрегә ялвару,Тәңредән сорау догалары татарда озак еллар яшәгән.Билгеле ки,ислам дине руханиларының халыкчанлыкка булган  даими агрессив сәясәте нәтиҗәсендә,ларда беркадәр үзгәрешләр дә кергән.Ләкин аларның нигезе ,рухы үзгәрешсез сакланган.Түбәндә без Мөслим төбәгендә сакланган бер ялваруны китерәбез:


ЯЛЫНАМ, ТӘҢРЕМ!


Һәммәдән соңра гарземне сөйлимен ялынып, Тәңрем,
Торам кул баглап алдыңда, теләгем кабул ит, Тәңрем!
Җуелмас һич гамәл, кардәш кирәк, яхшы-яман булсын,
Нинди уйда, ни фикердә йөргәнен белгүче Тәңрем.
Килеп җитте шәриф айлар, шәриф көннәр, шәриф кичләр,
Белем җиткермибез кадерен, каралган кальбебез, Тәңрем.
Руза тоткучы көннәрдә, торгучы төннәрдә
Ирешер һәр теләгенә, мәкяфәт бирәчәк Тәңрем.
Бу дөнья бакый дип белмә, үлем килмәс диеп йөрмә,
Килер бер көн, фәна хәлгә тетеп ташлар аны Тәңрем.
Булып җан тәннән очкан кош кеби, аны тыялмыйсың,
Калыр мал-мөлкәтең - әһлен шулай тәкъдир кыйлыр Тәңрем.
Эчең-тышыңны пакь әйлә, сүзең-фигълеңне саф әйлә,
Ки вөҗданыңны ак әйлә, сөя пакьлекне ул Тәңрем.
Сакла инде гөнаһлардан, кинә-хөсет, нифаклардан,
Ки бөһтан-ифтиралардан, аны сөйми бөек Тәңрем.
Гөнаһлардан тапалмассың, берәрен яшереп кадалмассың,
Кул-аяк әгъзаларыңны сөйләтер өстенә Тәңрем.
Бу әйткәннәрдә һич шик юк, кыямәт көн тереләчәк,
Ки мәхшәр халкы алдында сөаль итәчәк ул Тәңрем.
Гамәлләрне кабул әйлә, җавапларны ансат әйлә,
Ки йөзләребезне ак әйлә, кәрим рәхим гафур Тәңре!



Мөнәҗәт Мөслим районы Нарат Асты авылнда яшәүче Гарипова Мәхтүмәдән (1915 елда туган) 1990 елда К.Хөснулин язып алган. 188 бит.

Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)

http://muslumfolklor.narod.ru/content23.html

ТӘҢРЕГӘ ТАУДА КАМЛАУ АЛКЫШЫ

 ТӘҢРЕГӘ  ТАУДА КАМЛАУ АЛКЫШЫ

Яшәү өчен
Ул тукталмасын өчен
Йорт-җир өчен
Ул таркалмасын өчен
Олылар башлаган гадәт буенча
Без баш иябез-буйсынабыз
Баш белән, ике җилкәбез белән

Барысы да Ак Яратучыга,
Олы Тәңрегә барып ирешсен!
И, Тәңре, безнен олыларыбыз башлаган гадәт буенча
Сиңа дәшәбез-ялварабыз

Әй, көмеш кайрылы, алтын яфраклы бай Каен
Түгәрәк башлы, тугыз ботаклы Каен!
Бер тамырыңны да бозмыйча-кисмичә
Сине кара җирдән казып чыгардык
Ак ташлы Тау башына китердек
Без сине казып-чыгарып
Баш иябез-буйсынабыз
Баш белән, ике җилкәбез белән!
Моның турында Аяз Күкнең
Теге кырыйда да ишетелсен,
Барып ирешсен!
Кара яңаклы ак бәтинең
Уң аягын бөгеп,
Алтын яфраклы
Бай Каенны
Өч тапкыр әйләнеп-урап
Без корбан китерәбез, эчәкләрен чыгарып.
Корбаныбыз Олы Тәңрегә
Барып ирешсен!
И, Тәңре!
Үз халкының йорт-җире өчен!
Яшел утлар Кара Җирдә үссен өчен!
Мал-туарга булган утлар өчен!
Җир йөзендә җилләр тынычлансын өчен!
Бәла-каза килмәсен өчен!
Кара җирдә утлар үссен өчен!
Хан Тәңредән яңгыр яусын өчен!
Без ялварабыз!
Сүзләребез ишетелсен
Тугыз Күктә!
Бөек көч бетмәсен өчен!
Тулылык түгелмәсен өчен!
Олылар башлаган гадәт буенча
Ялварабыз!
Картлар башлаган гадәт буенча
Без корбан китердек
Эчәкләрен чыгарып
Алтын яфраклы Бай Каен астында!
Зәңгәр Күк астында,
Тетрәгән Кара Җирдә
Без корбан чалабыз
Корбаныбыз барып ирешсен,
И, Тәңре!
Алкыш, обрашенный к Умай-Ана в виде огня-очага
 открывал все камлания -
УМАЙ-АНАГА АЛКЫШ:

 Утыз башлы Кыз-Ана!
Кырык башлы Ут-Ана!
Бөтен чине пешерүче,
Бөтен туңганны эретүче!
Аска төшеп урап ал,
-Ата булып кал!
Аска төшеп каплап ал
-Ана булып кал!
Күл суларда
Пычракны юып төшергән
Кендекне Ак йомычка белән кискән,
Күл суын эчкән,
Изге Тауда уйнаган-биегән,
Тарак чәчле Умай-Ана!
Утыз кыздын чиста булган Умай-Ана!
Кырык кыздан
Чиста иренле Умай-Ана!
Айга охшаган
Тәңре җәеннән(Здес и далее это символы-синонимы радуги-прим А.Г.)
Аска төшкән
Умай-Ана!
Кояшка охшаган
Тәңре кылычыннан
Аска төшкән
Умай-Ана!
Алтын җәя тотып
Аска төшкән
Умай-Ана!
Тарак чәчле Умай-Ана,
Бала котларын куркытма!
Уң култык астына куй,
Уң күкрәгең белән туендыр,
Яман күзгә күрсәтмә!
Яман теләктән сакла!
Яттан яман рух килсә,
Алтын җәяңне тот!
Яман рухтан ни килсә -
Угыңны кор!
Килгән яман рухны кертмә!
Яман җилне кертмә!
Бөтен яманны кертмә!
Бөтен Изгелекнең
Башында тор!
Шытып чыккан арпа орлыкларын сакла!
Артыш тамырларын ныгыт!

http://ayratgalim.narod.ru/stat/tausuze.htm

Татар легендалары

СИХЕРЧЕ КЫЗ

Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казансу елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, елгадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шәһәргә начар урын сайлаган өчен патша галиҗәнапләренә ачу белдергән. Шушы вакытта гади кеше киеменнән йөрергә чыккан патша бу гүзәлнең зарын ишеткән дә чыннан да шәһәрнең урыны, бигрәк тә суга йөрү өчен, җайсыз икәнен әйткән. «Әйбәт урын кайда бар соң?» — дип тә сораган. Шуннан кыз Казанның хәзерге урынын әйткән.
— Син күрсәткән урын чыннан да шәп,— дигән патша,— әмма анда куркыныч еланнар оялаган.
— Алар, әфәндем, шәһәр төзүгә комачаулый алмый. Мин сихри көчкә ия. Әгәр әмер бирсәң, аларны кырып бетерә алам. Ә син урманны кисәргә һәм шәһәр корырга куш.
Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергә кушкан. Кыз, хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар, ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар. Кыз аларның бөтенесен өяргә һәм чокырларга салырга кушкан да саламны яндырып җибәргән. Шулай итеп, барлык еланнар кырылып беткән. Тик берсе, унике башлы очар елан, коточкыч тавыш чыгарып, һавага күтәрелгән. Әмма ул да, ут көйдергән булганга, Казаннан унике чакрым җирдәге бер авыл янына егылып төшкән.

Биләр.Изге чишмә.


Тәңречелек милләтне саклый

Тәңречелек  милләтне  саклый

     Соңгы еларда татарлар арасында тәңречеләр пәйда булды. Гадәттә, алар җәйен  Биектау районындагы Иске Казан җирәндә җыеннар оештыра. Агач утыртып, чишмәләрне чистартып, төрле борыңгы йолалар үткәрәләр. Тәңречлек –  борыңгы төрки халыкларның ышануы. Ул үз эченә бердәнбер изге көчкә ышану белән бергә ата-бабалар рухына, ниндидер тотемга табыну, шаманлык, им-томны ала. Аның язма доктринасы да, изге китабы да юк. Күчмә халыкларда ул телдән телгә күчеп йөргән. Шулай да бу эшне тарихчы Рафаэль БӘЗЕРТИНОВ башкарып чыкты. Аның урыс телендә дөнья  күргән “Татары-тюрки – потрясатели Вселенной”, “Тэнгрианство – религия тюрков и монголов” китаплары куплэрдә зур  кызыксыну уятты.
— Рафаэль әфәнде, тәңречелекнең төп идеясе нәрсәдән гыйбәрәт?
    4-5 мең элек күчмә тормышлы төрки халыкларның дөньяга узгә карашы, яшәү рәвеше булган.Ул тәңречелек дип атала. Мәҗүсилектән аермалы буларак, бер Тәңрегә ышануга корыла.  Тәңречелек турында мәгълүмат кытай тарихи чыганакларда сакланган. Төркиләр үзләрен Тәңре уллары дип санаган. Аларда бервактта да коллык булмаган. Тәңре уллары бөек Һава концепциясе буенча яшәгән.
      Тәңречелекнең төп идеясе – гаделлек урнашытыру. Дәүләтнең башлыгы сайлаганда Тәңре аңа халык белән идарә итү өчен мандат бирә. Хан гадел, ачык күңелле, изге җанлы булган очракта гына мандат еллар дәвамында саклана. Әгәр дә башлык дәүләтне, үз халкын кайгыртмыйча яши башлый икән, мандат алына. Хан тәхеттән үз теләге белән китмәсә, аның урынына башкасын куйганнар. Яхшы императорлар кулы астында дәүләт үсеш алган, начар булганда, деградация башланган. Ул вакытта халык ризасызлык белдерә, бәрелешләр, инкыйлаблар була. Дәүләттә һәр нәрсә дә тәңречелек ышануына нигезләнгән. Гади тормыш, гадәтләр, фәлсәфә, дипломатик эшләр алып бару – барсы да шуңа таяна.
       Шул рәвешле империя концепциясен кытайлар, аннары японнар үзләренә күчереп ала. Безнең эрага кадәр 2695 елда Кытайның төньягындагы Шань нәселенең  кнәзлеге  төркиләрдән дәүләт дәрәҗәсендә эшләүче Һава концепциясен ала. Төркиләр Тәңре дип инанса, кытайлар императорларының исемен алып, Шандига табынганнар.
      Тәңречелек гадәтләре татарларда бүген дә саклана. Бала туу, аңа исем бирү, кеше үлгәч, аны күмү, мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын укыту, никах уку –  барсы да тәңречелектән килгән гадәтләр.
        Татарга ислам, христиан дине кергәч, милләтнең тормышы тар-мар килде, чит дин белән бергә аның яшәү рәвеше генә түгел, дөньяна таны фәлсәфәсе дә үзгәрә. Элек Тәңре уллары булганбыз, хәзер Аллаһнын коллары. Әгәр кешенең ышанычлы танянычы юк икән, ул көчсезгә әйләнә, тиз җиңелә. Ул тормышта гаделлек эзләргә тырыша, ләкин  система шулай корылган: суд аша да, кануннар белән дә хакыйкәтне таба алмыйсың. Тәңречеләр – ул “клуб по интерасам” да, түгәрәк тә түгел.  Ул – татарларның асылы, яшәеш фәлсәфәсе. Әнә кытайлар белән японнар техник үсеше Европа, Көнбатыш, дәрәҗәсендә, ә яшәү рәвешлә үзләренеке. Шуңа да көчле алар.
     Бүген татарның үз дәүләте юк, саклый алмый ул үзен. Анын йөзен, асылын югалтмыйк дисәк, тәңречелек гадәтләре буенча яшәргә кирәк. Теләкләрне гарәпчә түгел, ә туган телдә әйтергә өйрәник. Изге көчкә безнең өчен чит гарәпчә урынына  үзебезчә дәшү мөһим. Бу телне саклап кала ала. Татарстанда 2000 ләп  мәчет төзелде, ә халык йөрми бит анда. Динне бизнеска әйләндереп бетерделәр. Кеше бүген муллага сәдака биреп, гөнаһлардан арынам дип ышана. Акча түли дә вәссәләм. Гарәп телендә укылган  догаларны тыңлап та тормый, чөнки аңламый ул аны. Кеше генетик дәрәҗәдә тутый кош булырга теләми. Попугай гына аңламыйча ниндидер сүзләрне кабатлап утырырга мөмкин.
     Безнең милләтчеләр бүген милләтне күтәрергә, телне сакларга кирәк дип сөйли. Ә милләте саклау концепциясендә ислам дип язалар. Ничек инде ислам?! Ислам –интернациональ дин, анда милләткә урын юк. Милләтчеләр гарәпләр кебек киенеп, гарәпчә укып, бәйсезлек турында сөйлиләр. Гарәп милләтчесе булып чыга түгелме соң алар?! 
    — Бүген татар теле кулланышта булмавы, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә алмавында ислам гаепле булып чыгамы сезнеңчә?
    Миңа еш кына син исламга каршы дип әйтәләр. Юк, алай түгел. Исламга йә христиан диненә каршы булсам, бүгеннән үк халыны тәңречеккә күчегез дип өндәп йөрер идем. Әгәр гарәп кешесе тели икән, 5 тапкыр намазын укысын, Аллаһка ялварсын, чөнки бу гарәпләр дине. Ул алар өчен бик уңайлы, яхшы дин. Бүген татарның теле, милли йөзе югала икән, монда баласын ислам мәдәнияте рухында  тәрбияләгән ата-ана гаепле. Догаларны гарәпчә өйрәтәләр. Бала аңламаган килеш шуны кабатлый.
    Кайчакта фәлән әби намазлы, иртәдән кичкә кадәр намаз укый дип тел шартлаталар, сокланалар. Ә карасаң, балалары төрмәдә утыра яисә оныклары чирле, бәхетсез. Ничек килеп чыга соң бу?! Ана кеше көне-төне Аллаһтан бәхетле тормыш сорый, ә күңел тынычлыгы юк, балаларына юл ачылмый, бәхет елмаймый. Ә хикмәт менә нәрсәдә. Дога әйткәндә һәрвакыт Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның нәселенә саулык телиләр. Димәк, кеше иртәдән кичкә кадәр гарәп милләтеннән булган Мөхәммәдкә, аның туганнарына, нәселәнә уңышлар тели. Ә үзенеке читтә кала булып чыга.
     Әгәр дә халыкларга, милләтләргә төрле тел бирелгән икән, димәк, ышаныч та туган телдә булырга тиеш. Балаларны кечкенәдән үз телебездә теләкләр әйтергә өйрәтә алсак, туган тел мәктәпләрдә укытылмаган очракта да сакланачагына иманым камил.
— Тәңречелек төрки дала халыкларның дине булган. Бүген аның яңарышы кайда һәм кайсы халыкларда күзәтелә?
— Кыргызларда рәсми дин – ислам. Ләкин алар күңелләре белән гарәп динен кабул итми. Казахстанда да шул ук хәл. Бигрәк тә Казахстанның төньягында яшәүчеләр безгә ата-бабаларның рухы якынрак дип әйтә. Якут, тывалыларда рәсми дин – буддизм, ләкин чынында алар үз динен тота. Якут, кыргыз, казахларда яңарыш күзәтелә.  Азәрбайҗаннарда тәңречелеккә тартылу зур. Азәрбайҗан дәүләт дине ислам булган Иран белән күрше, иран мадәниятенең тәэсире көчле. Шулай да, Азәрбайҗан фәннәр академиясендә милләтнең үсешендә тәңречелекнең роле хакында фәнни хезмәтләр языла.
      2005 елны Франциянең тикшеренү институты Алматыда тәңречелек буенча конференция дә оештырды. Төрки илләрдән галимләнәр бар иде. Русиядән мин катнаштым. Шунда бер фрунцуз галиме төркиләр үз асылын һаман да аңлый алмый, алар ислам белән христиан дине арасында бәрелеп-сугылып йөри, ләкин аларны әлегә кадәр фәрештә кебек тәңречелек саклый дип әйтте. Казах, кыргыз галимнәре дә төрки халыкларның киләчәге тәңречелек  дип белдерә. Алтайлылар да алга китә алмады бу юнәлештә, мин анда булаганда алар миңа: “Син безгә тәңречеклекне кайтарырсың” дигәннәр иде.
  Ә татарлар тәңречелекне ничек кабул итә? Бүген аңа нигезләнеп яшәүчеләр бармы? Алар күпме?
— Аларны кем санаган инде?! Бернинди дә хисап алып барылмый. Мөселманнарның санын мәчетләргә йөрүчеләрдән барлый алалар. Ә бездә андый мөмкинлек юк. Ләкин тәңречелеккә кайтып, үз дине белән яшәүчеләр бар. Алар күп яисә азмы, әйтә алмыйм. Гарәп телендә намаз укыйм дип, тәңрече икәнен яшерүчеләр дә бар. Минемчә андый статитстика алып барырга кирәк тә түгел.
     Гади халык арасында тәңречелек белән кызыксынучылар шактый. Күптән түгел минем китаплардан  сукырлар өчен аудидиск эшләргә дип рәхсәт сорап мөрәҗәгать иттеләр. Басмалар кулдан-кулга йөри, сатуда бик табып булмый.
— Ә милли  интеллегенция арасында сезнең тарафдарлырыгыз бармы?
    Зур галимнәр хезмәтемне күрергә теләмиләр. 2007 елда мин РТ призидентнын советникына Рафаэль Хәкимов янына барып, ничәмә-ничә мәчет, чиркәү, синагогалар  салынды, ә тәңречеләр өчен бер ни юк дип әйттем. Тәңре йортын салуларын сорадык. Ул: “Ата-бабаларның рухы түгел, евроислам кирәк” дип җавап кайтарды. Шәймиевка та хат язып карадык, ул хатны ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиевага тапшырган. Ә министр “Үзегез салыгыз” дип әйтте. Ә бит мәчетләрне төзергә хөкүмәт ярдәм итә. Бүген элита өстән кушылган фәрманга гына буйсына. Ә бераз бәйсез һәм фикерли белгәннәре безнең якка авыша. Ләкин аларны исемләп атыйсым килми. Әгәр дә масса-мәгълүмат чараларында тәңречелек турында язылып, аның турында аңлатмалар булып торса, бу юнәлештә алга китеш сизелер иде. Өстән тәңречелек турында халыкка сөйләргә, аңлатырга кирәк, халык үз асылына кайтсын дигән әмер булса галим һәм язучылар тәңречелек турында язарлар иде.
    Хакимият каршымы Сезгә?
    — Каршы дип әйтмәс идем, ләкин якламыйлар да. Рөхсәт сорап, Тәңре йортны да сала алмагач, безне бер ничек тә хакимиятнең сөекле бәндәләре дип атап булмый. Матбугатта тәңречелек күтәрлеми. Үзем берничә басма башлыгына тәңречелек турында материаллар урнаштыру сорап килгәч, тискәре җавап алдым. Ел саен Иске Казан җирендә “Таңбатыр” лагере оештырыла. Мөселман яшьләре көннәре узганда аларны Минтимер Шәймиев та, Идел округы буенча Русия президентының вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов та килеп, сәламли. Зур акчалар түгелә, ярдәм дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла. Ә “Таңбатыр”?! Аны энтузиастлар үз акчасына оештыра. Һәм шул ук вакытта лагерьга милиция, санэпидстанция хезмәткәрләре килеп, тикшерү, тентү уздыра. Болай да акчалары булмаган оештыручыларга штраф салалар.
— Тәңречеләр артында махсус хезмәтләр тора дигән сүзләр дә яңгырый...
     — Торса, безгә бераз булышырлар иде. Милләткә файдасы тияр иде. Ләкин тәңречелекне керттүгә  юл куймаячак алар.
— Тәңречелекнең киләчәге бар дип уйлысызмы?
    — Әгәр дә татарлар күзен ачарга теләсә, тәңречелеккә кайтырга озак түгел. Теләк кенә кирәк. Ул акчалата чыгымнар да таләп итми. Ислам безне басып алмаган вакытта безнең үз җирләрбез, дәүләтебез булды. Үзебез үзебезгә хуҗа идек. Ислам һәм христиан дине белән бергә дәүләтебез юкка чыкты. Җиребездә чит халыклар яши, безнең белән идарә итә. Телебез бетеп килә.
— Тәңречлек ул мәҗүсилек белән бер. Безнең халык ул этапны үтеп, исламча яши башлаган. Тәңречелек идеясен тарату халык арасында артта калганлык кебек кабул ителә.
    — Ислам татарларга көчләп кертелгән дин. Әгәр дә чын күңелдән кабул ителгән булса, бүген безнең тормышыбыз гарәпләрнеке кебек, барлык гадәтләр дә аларныкы сыман булыр иде. Ә ул татарча сакланып калган. 1312 елны Үзбәк хан халыкны мөселманлыкка күндерам дип, хәтта хәтта исламга каршы торучы туганнарын да суеп үтергән. А тәңречелек тарафдарлары качкан. Ирекле рәвештә булмаган ул. Безнең бабайлар гасырлар дәвамында ата-бабалар рухына үз телләрендә теләк, дога кылсыннар да, аннары бер көн эчендә тотсыннар да гарәпчә теләк тели башласыннар. Андый юләргә санарга кирәкми безнең бабайларны. Үзбәк хан үлгәннән соң илдә гражданнар сугышы башланган. Алтын Урда таркаланга  дәвам итә ул.  Әби патша заманында исламчыларга берникадәр вәкаләт бирелгән булса да, халыкны исламга күндереп бетә алмадылар. Чөнки ул татарга ят дин. Ислам урынында христиан дине яисә иудаизм булса да, дәүләтебезне таркатыр иде. Ләкин язмыш шундый, тәңречелек урынына төркиләргә исламны тактылар.
— Бүген милләтләр алдында глобальләшү кебек проблема тора. Тәңречелек бу мәсьәләне ничек хәл итә ала?
  Һичшикесез, ислам гарәпләрне саклаячак. Теле дә, яшәү рәвеше дә, дөньяга карашына да туры килә ул. Шуңа да алар исламга ябышкан. Әнә Гыйракка америкалылар бәреп керде, ләкин бер ни эшлтә алмый. Халыкны күп кырдылар, ләкин үз кагыйдәләрен кертүгә, торышларын үзгәртүгә ирешмәделәр. Алар гарәпләрне америкалаштыра да, христианлаштыра да алмаячак. Япон белән кытайларны да берничек тә җиңеп булмаячак. Аларга глобальләшү курыныч түгел. Ә безнең ише таянычы булмаган милләтләр юкка чыгачак. Ләкин тормышка карата үзебезнең фәлсәфәбез калса, югалмаячакбыз. Гарәпчә изге китапларны укып, дога кылабыз, татарча яисә урысча сөйләшәбез, христианнар уйлап тапкан законнар буенча яшибез, европача киенәбез икән, безнең үз киләчәк караңгы.
— Бүген татар-мөселман, татар-крәшен бар, хәзер менә татар-тәңрече... Болайга китсә, тәмам бүленеп бетмәсме милләт? Начармы, яхшымы татарлар ислам белән яши.
   — Ни өчен исламга каршы булмасы бу гамәл, аңа начар тәэсир итмәсме  дигән сорау куела соң?!  Ник алай? Безнең үз динебез бар бит. Ник аның турында кайгыртмыйбыз?! Ислам болай да татарның тормышын тар-мар итте. Әгәр дә үзенн мөселман яисә христиан дип санаган татарлар үз асылына кайтса, каршылык һич булмас иде. Тәңречелек бер-берсенә каршы булган ислам һәм христиан дине тарафдарларын, киресенчә,  берләштер иде. Ислам яисә христиан дине, буддизм көчсезләнә дип кайгырырга кирәкми. Аның өчен борчылырга гарәпләр, индуслар бар. Безгә үзебезнекен уйларга кирәк. Исламда да, христиан динендә бар нәрсә дә куркытуыга нигезләнгән. Фәлән эшләмәсәң, шул булыр, бу булыр дип әйтелә. Ә тәңречелектә ул юк. Башка диннәргә карата нәфрәткә урын калмаган. Ә ислам белән христаинда ничек?! Тарихта җиһад сугышлары, тәре походлары турында мәгълүмат күп. Бүген дә каршы тора бу диннәр.
  Тәңречелек идеясе белән янучылар төрки халыкларны берләштерү турында хыяллана. Бүгенге көнне бу мөмкин хәлме?
—Төркияне төрки дәүләте итеп күрмим. Аның исеме җисемә туры килми. Фәлсәфә гарәпнеке, алфавит латинныкы, мәдәниятләрендә европа тәэсире нык. Кайда анда төркичелек?! Тормышка караш төрлечә булган очракта берләшү мөмкин түгел. Әгәр  тәңречелек барсына да иңсә, берләшүгә ирешеп булыр иде. 
        Римма Бикмөхәммәтова.
       газета “Ирек майданы” N 20.    14 ноября 2008 года.

Татарча блог!

Яңа эш булса да татарча эшләп карыйк!