среда, 6 апреля 2011 г.

И Татар баласы


И Татар баласы.Асылыңа кайт.

И Татар баласы!

Син борынгы,бөек халыкның бүген яшәүче улы,кызы.Ата-бабаларыбыздан сиңа камил тел,бөек тарих , зирәк акыл бирелгән.Тарихның төрле болганчык елларын исән имин үтеп,төрле олы югалтуларга карамастан син ТАТАР булып бүгенге көнгә ата бабаңнар канын китереп җиткергән заттыр.Телең-үзеңнеке синең,тик менә халыкны саклый торган икенче шарт-динең ятлардан килгән.Бер өлеш татар бүген чукындыру афате сәбәпле христиан динендә саналып керәшен татарлары дип йөртелә.Икенче зур сан татар-мөселман динендә исәпләнеп гарәп телендә,гарәп халкына ,гарәп алласына баш ия.
Татар баласы!
Ата бабаәнарның үз дине-бер бөек Тәңре дине,АҢ булганын беркайчан да онытмасаң гына,ата-бабаңнар рухына таянып,Тәңре безгә биргән саф Табигатне саклап,ияләрне яратып-хөрмәт итеп яшәсәң генә синең киләчәгең булыр.Тәңредән баш тартып,ялганнарга ышанасың икән-балаларың,оныкларың башка халыкларга хезмәт итеп кенә калмас,үзләре үк башка халыкка әйләнердер.Хәзер үк әйләнеп барулары да күз алдыбызда.
Татарга бөеклеген кайтару өчен-бер Тәңресенә табынуын кайтару кирәк.Үзең аңламаган телләрдә,тутый кош кебек ят сүзләр ятлап,ят аллаларга табынып иманлы булып булмыйдыр .
Шуны бел-Бер Тәңрегә табынып,ата-бабалар рухына таянып яшәгән бабаларыбыз бөек дәүләтләр корып яшәгән.Ә бүген син ни хәлдә,татар баласы?Нигә ят диннәр сиңа ярдәм итми?Нигә ул диннәрне тотучылар меңнәрчә елда гадел тормыш кора алмый?Нигә һаман кан коеш,үтерешләр белән яши?
Шуларны уйлан.Уйланган кешегә АҢ керә!
Языкларыбыз өчен Бер Тәңре безне үзе ярлыкап,ТАТАР халкына бөек киләчәк бирсен!
Метки: 

КЕЛӘҮ.



Бәхет бир,Тәңрем.Келәү




Тэнрем, Яна туган коне имин ит, халыкка, гаилэмэ, уземэ аерым кайгылар язма. Ак юллар курсэт! Доньялар тыныч, имин булсын, парсызларны парлы, кайгылылар – шатлыклы, авырулар – сэламэт булсын! Бер Тэнрем Тынычлык хэм бэхет булэк ит! Ирекле яшэргэ боер. Яман кешелэр безнен остэн, Баш булмасын! Явызлык, мэкерлек булмасын! Безгэ жылы жибэр Яктылык жибэр, Мал-туарлар, иген-тарылар куп булсын, ун булсын! Боек тэнре! Безне ишет, Халыкнын теләкләрен кабул ит! Бер Тэнрем, якты кон жылы кояш бир! Ач итмэ-тук ит, ялангыч итмэ, картлыкта мохтаж итмэ. Имин иртэ, якты кон, тыныч тоннэр булсын!

Татарлар.Тәңречелек


Сакланган йолалар




 Ничә еллар буе татар халкын тамырларыннан аерырга тырышсалар да,халыкның үз гореф-гадәтләре,үз йолалары онытылмый саклана.Башкортостанда Туратауга,Татарстанда Биләргә,болгага бару бүген дә киң таралган.Шуны да бар,ни генә әйтсәләр дә,изге урыннарда чын күңелдән теләгән теләкләр кабул була,Тәңре үз балаларын онытмый.



Әйтик Биләрдәге изге чишмә янындагы агачларга теләк теләп төсле чүпрәкләр-Алама бәйләү-чын күңелдән эшләнгәндә,һәм теләгең кешегә зыян китермәгәндә һичшиксез кабул була.

Болгардагы таш багана тирәсендә әйләнү дә,изге урынга ,ияләргә вак акча ташлап калдыру да бик борынгыдан килә.






Алама бәйләү дә,вак акча калдыру да-алар шул ук корбанның бер төре.Корбан исә Тәңрегә

дә,ияләргә дә кирәкми-теләк теләүченең үзенә кирәк.Корбан биргән кеше,шуның белән үзенең ни дә булса бирергә әзер,күңеле ачык,теләге чын икәнен күрсәтә.

Кам,Камка,камчы...


Кам,Камчы,Камка..


 Соңгы 2-3 йөз елда,урыслар аша тунгуслардан чыккан Шаман сүзе белән төрки Камнарны да атый башладылар.Ләкин татар-төркиләрдә Шаман сүзе беркайчан да кулланылмаган.Татарлар Тәңречелек ритуалларын үтәүчеләрне күп очракта Картлар,Белүчеләр  дип,ә бабалар рухы белән элемтәгә керүчеләрне Камнар яки Багучылар дип атаганнар.Камнарның дөңгерне(Бубен)  калак белән кагуы КАМЛАУ дип аталган.
КАМ сүзе,теге яки бу формада татарларда бүгенгәчә сакланган.
Камка түтәйне(Божья коровка) "Кара сыер сөт бирсен" дип очырганын күпләр хәтерлидер әле.Чуар бөҗәкне,КАМКА лар(катын-кыз) киеме кигәнгә ошаганга шулай атаганнар булса кирәк.Хәер,татар камнары турындагы җитди темага күкләр язган булса кире әйләнеп кайтырбыз әле без.




КАМКА авыллары Татарлар яшәгән җирләрдә берничәү.

 
Бер кулына Дөңгер,икенчесенә Калак тоткан КАМКА

Ә монысы Камка Түтәй.




Монысы Камканың иске бер фотосы

Ә монысы профессор Паллас китабыннан.18 гасыр.Ә менә монысы-КАМЧЫ. Фотолар белән идея өчен http://tatarkam.livejournal.com/ га бик зур рәхмәт.

Каен-йола агачы


Каен -йола агачы



[info]ufa_tatar
Ялгыз каен....Аның татар кешесе өчен ,бүген дә ниндидер серле көчкә ия булуын танымый булмый.Күпчелек татар авыллары янында изге саналган ялгыз каеннарны очратырга туры килә.Бабаларыбыз җир белән күкне тоташтыручы каен агачы янында келәү үткәргән,корбан чалган.Каен ботакларына алама бәйләү йоласы бүген дә бик күп урында сакланган.Бу да үзенә күрә бер кече корбан.Күп кенә авылларда ялгыз каенны кисүчеләрнең аяныч язмышы турында ишетергә туры килә.Кеше өчен изге урынга кул күтәрү беркайчан да яхшыга илтми шул.
Калкурак җирдә үскән Ялгыз каен тирәсендә кояш уңае буенча әйләнеп Теләкләр әйтү-иң борынгы Тәңречелек йолаларыннан булыр.Юк,каеннан сорамыйлар,күкләрдән сорыйлар теләк теләүчеләр.Ялгыз каен кеше теләген күкләргә ирештерүче генә булып тора.Татардагы күмәк түгәрәк уеннар да шул келәүләрнең сакланган өлеше генә ич.Балаларның каен тирәсендз әйлән-бәйлән уйнавы да йола чагылышы ул.
Зыя Ярмәкинең "Ак Каен"ын хәтерлисезме?

Ак каен

Халык музыкасы
ЗЫЯ ЯРМӘКИ сүзләре

Яфраклары яшел ак каенның 
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы. 
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, 
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар 
Ак каенны сөеп мактыйлар. 
Яз башында алар һәр ел саен 
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен, 
Бизәлә ул язлар килгәндә. 
Яшел яфрак яра һәр ел саен, 
Кояш җылы нурлар сипкәндә.

Каен башын бәйләү,каен келәүләре керәшен татарларында бүген дә сакланган.
Ә менә бу язма,югарыда әйтелгәннәгә бер куәт йөзеннән:




Йола фольклоры (Мөслим төбөге) 


Өй салганда каен бүрәнә кермәскә тырышалар безнең якларда. Ишегалларына, бакчаларга каен агачы утыртуны да өнәп бетермиләр. Каен кайгы китерә, янәсе. Шул уңайдан серле дә, сәер дә бер вакыйга хәтеремдә калган минем. Зәки абый Галләмов безнең мәктәптә хезмәткә өйрәтү дәресләре алып барды, хисапчы вазыйфасын да башкарды. Тәбәнәк кенә буйлы. Җор телле, эшкә дә бик уңган кеше иде, мәрхүм.

Беркөнне шулай агитколлектив җыелышына икәү барабыз.
- Ягсуп, картлар бик яратып бетерми инде, йорт каршындагы карт каенны кистем бит мин, кояшны каплап тора иде, - дип әйтеп куйды бу.
Мин мәктәп директоры да, партоешма секретаре да идем ул чакта.
- Укытучы башың белән картлар ырым-шырымына ышанып йөрмә иде, - дип, битәрләп ташладым тегене. Сүз шуның белән бетте.

Икенче көнне иртән иртүк Зәки абыйның хатыны Фәридә апа, тыны-көне бетеп, өйгә килгән.
- Әйдә әле, абыеңа әллә ни булды, - ди.
Бик ашыгып барсам да, соңарганмын булып чыкты: хезмәттәшем күзләрен мәңгелеккә йомган иде инде. Әле илле яшен генә тутырган, баш авыртуның да ни икәнен белмәгән сау-сәламәт ир иде бит, югыйсә.

“Карт каенны кисәргә ярамый, үзең утыртмаган булсаң, бигрәк тә”, - дигәннәр борынгылар. Хак сүзләрдер, мөгаен.

Ягсуп Мортазин, Яңа Сәет - Бөгелмә, 2011 нче ел.

http://muslumfolklor.narod.ru/yola10.html


Шуәында ук интернетта табылган тагын бер язманы урнаштырасы килә:


Хәтер бит ул – мәңгелек

М.МАРТЫНОВА.

Һәр авылның үз төсе, үз йөзе, үз йолалары һәм менә шушы төсне, йөзне саклап яшәүче үз картлары була. Аларны авыл картлары, диләр. Тикшереп карасаң, аларның күбесе әле картлар яшенә җитмәгән дә, ләкин “акыллылыкларын”, урысча әйтсәк, “мудрыйлыкларын” хөрмәтләп, аларны картлар рәтенә куялар. Бүгенге язмамның герое Николай дәдәй дә әле “җитмешен” дә тутырмаган, әмма аны да олылап, “авыл карты” дип йөртәләр. Чөнки Тукай районы Мәләкәс авылында оештырылган бик күп изге эшләрнең башында ул тора. Быел пуминкада зиратка төшкән һәр кеше, зират өен карарга кереп, андагы үзгәрешләргә куанып чыкты. Менә ничә еллар инде бу кечкенә өй караучысыз, хуҗасыз булып, әкрен генә җиргә чүгеп бара иде. Заманында ул өйнең бурасын Петухов Петр, бердәнбер улын күмгәч, зиратка бүләк иткән. Эшне төгәлләп куярга, нишләптер, берәүнең дә тәвәккәллеге җитми. Кабер казырга төшкәч, кышкы бураннан, көзге яңгырлардан ышыкланырга зират өе кирәклеген һәркем белә, югыйсә. Ниһаять, кемнәрнеңдер куллары, акчалары җитеп, өйне “курчак өе” иткәннәр. Түшәм-сайгаклар нарат тактадан, өй эче вагонка белән эшләнгән, тәре кую урыннары ясалып, тәре челтәрләре чигеп эленгән, уңайлы өстәл, эскәмияләр ясап куелган. Чын мәгънәсендә, бәйрәм төсе иңгән өй эченә. Кемнәр эшләгәне белән кызыксынуыма каршы: “Аның кешесе билгеле инде, Кируш Микулае башлап йөрде, аннан белеш”, – диделәр. Евграфов Николай дәдәй белән күрешеп-сөйләшеп утырдык. Сүзне ул ерактан башлады: – Мин – сугыш чоры баласы, әти сугышка киткәндә, миңа бары бер яшь кенә тулып калган. Дөньяның авырлыкларын шактый татырга туры килде, ул заманны үзең беләсең... Права алырлык яшькә җиткәч, механизаторлар курсына укырга кердем дә, пенсиягә чыкканчы, тракторда эшләдем. Кая ул чакларда ниндидер изгелек эшләү, изге урыннарны торгызу, мәңгеләштерү турында уйлау... Колхоз дип, план дип эшләдек тә эшләдек. Динне саклау, йола үтәү дигән уйлар да башка килмәде. Хәзер уйлап куям да исем китә. Шул вакытларда күпме кадерле истәлекләребезне югалтканбыз, әби-бабайларыбыз белән бергә күпме хатирәләрне күмгәнбез. Торгызып утыртып сөйләтергә, өйрәттерергә иде дә бит, юк шул. Үткәннәрне кире кайтарып булмый... Моннан берничә ел элек бик нык чирләдем, үлем белән күзгә-күз очраштым, дисәм дә була. Менә шунда гомернең шулкадәр кыска икәнлегенә төшендем. Терелсәм, изге урыннарны карар, йолаларны торгызыр идем, дип адарындым. Аллага шөкер, терелдем. Инвалид группасы алсам да, әкрен генә йөреп торам. Менә шул. Эшемне Куян белән Мәләкәс авылларындагы “Ялгыз каен” чишмәсе янын чистартудан башладым. Ничәнче елларда икәнен берәү дә белми, әле Зәйгә безнең авыллар аша йөргәндә үк, бер шофер машинасы белән авылыбыз яныннан үткәндә, янында гына фонтан булып ыргылып су бәреп чыга. Тик торганда шулай бәреп чыккан су, шул сәгатьтә тынычланып, чишмә булып ага башлый. Шофер мондый гаҗәп хәлгә очравын Куян авылы кешеләренә сөйли. Тегеләре килеп карыйлар, бер дә юктан килеп чыккан чишмә суын эчкәч, суының искиткеч тәмле икәнен тоялар. Юынып карагач, тәннәре сихәтләнгәндәй була. Шулай итеп халык арасына чишмәнең дәвалау көче турында хәбәр тарала. Сәламәтлеккә туймаган кешеләр әллә кайлардан киләләр, рәхмәт йөзеннән, шундагы ялгыз каен ботакларына яулыклар элеп китәләр. Совет җитәкчеләренә бу ошамый, билгеле. Ничек тә халыкны бу изге урыннан биздерергә тырышалар. Җае да чыгып тора: колхоз сыерларын шунда чыгаралар, көтү йөри башлый. Чишмә ничек бәреп чыкса, шулай тиз югала да. Кешеләр генә аның янына йөрүдән, яулыклар элүдән туктамыйлар. Тора-бара заман үзенекен итә, чишмә урынының исеме генә кала. Мин менә шул чишмә урынын эзләп таптым. Бәхеткә каршы, изге чишмә турында уйлаучы бер мин генә түгел икән әле. Бертуган Василий һәм Анатолий Борисовлар ул урынны челтәрле тимер койма белән әйләндереп алганнар, агачлар утыртканнар. Мин куе ботакларны чабып, тирә-юньне чистарттым. Иванов Василийдан кач ясатып, аны чишмә урынына илтеп куйдым. Буш вакыт булганда, аяклар үзләреннән-үзләре шунда таба атлый. Мария тутаң чирләгәч, икәүләп шунда киттек, үзебез белгән иманнарны укып, яулык элеп кайттык. Әле менә бер уемны тормышка ашырасым бар: шул үзәнгә әбиләрне җыеп, белгәннәрен укытып, самавыр белән чәйләр әзерләп, сыйлап кайтарырга исәплим. Исән булсак, быел шул эшне оештырып аласым килә. Ә зират өенә килгәндә, күңел бик рәнҗи иде. Сораган өчен авызга сукмаслар әле, дип, инвестор Фәрит Хәйруллинга чыгарга булдым. Янәсе, такта белән ярдәм итмәсме. Ходайның рәхмәте яусын, ярар, булыр, диде. Ике кубометр тактаны китереп тә бирде. Яшьтәшем, үзем кебек пенсионер Нестеров Василийны бергә эшләргә чакырдым. Ул да күтәренке күңел белән алынды. Пуминкага әбиләр килергә эшләп тә бетердек. Зиратта ике көн өмә үтте, ял итәргә, тамак ялгап чыгарга зират өе бик ярап куйды. Әле шул ук бертуган Борисовлар тагын очрап: “Николай дәдәй, бик шәп булган бу, түбәсенә калай, тышына такта бирәбез, эшләп чыга алырсызмы?” – диләр. Эшләмәгән кая инде, бирәм дип торганда, тизрәк алып калырга кирәк. Авылда үз җегәрендә йөргән пенсионерлар күп, бәлки, алар да кушылып китәрләр... Әнә Еремеев Алексей да: “Миңа әйтмәгәнсез, мин дә эшләшкән булыр идем”, – дип үпкәсен белдерде. Менә шулай, Мария, берәүгә башлап йөрергә генә кирәк, иярүчеләр табыла ул. Алла бирса, зиратыбыз да каралыр, изге урыннарыбыз да бәяләнер, онытылган бәйрәмнәребез дә әйләнеп кайтыр. Бары тик кешеләрнең бер минутка туктап, үз-үзләренә әйтүләре кирәк: “Нәрсә дип шулкадәр тормыш артыннан куам соң әле мин? Бу өч көнлек дөньяда күпме изге эш кылдым? Барыбыз да “тегендә” барасы. Анда бару өчен, мин бүген ниләр эшләдем?” Читтән килгән Фәрит Хәйруллин, Наил Вәлиев менә нинди игелекле эш башкардылар, Мәләкәс халкы исеменнән зур рәхмәт аларга. Ә мин, гомер буе шушы Мәләкәс җирендә яшәгән, ничә буын әби-бабаларымның сөякләре шушы җирдә яткан Кируш Микулае, үземнең кулымнан килгәннең барысын да эшләдемме? Безнең әти: “Ир-атның я яхшылыгы, я яманлыгы белән исеме калырга тиеш, башкача булмый”, – дип әйтә торган иде. Безне ничек искә алырлар, белмим. Һәр хәлдә, яманлык белән булмасын иде, дип телим. Хәтер бит ул – мәңгелек. Буыннан-буынга тапшырыла. Николай дәдәйне тыңлаган саен, аңа карата хөрмәтем үсә барды. Гап-гади авыл кешесенең күңелендә күпме чисталык, башында күпме фәлсәфә, инде яше шактый булуына карамастан, беләгендә күпме җегәр... Ходаем, җирдә мондый кешеләр күбрәк булсын иде, дип теләк теләдем. P.S. Бу көннәрдә Николай дәдәй адарынган ниятен тормышка ашырды: “Изге каен чишмәсе” янына әбиләрне җыеп чәй эчерде. Бәйрәмгә өлкән түтиләр генә түгел, урта буын кешеләре дә килгән иде.

www.kryashen.ru/rus.php      Менә бу ресурстан алынган язма,югарысөләнгәннәргә тагын бер тәм өстәп тора булыр.Аңлаганнарга әлбәттә.

Тәңречелек.Көндәлек йолалар.Таң суы алу.


Тәңречелек.Көндәлек йолалар.


Бозымга эләккәннәр яисә ниндидер авыруга эләккәннәргә кояш каршылаганнан соң Тәңредән саулык-исәнлек сорап таң суы белән коену кирәк.Әлбәттә кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.

Таң суы алу:
Таң суы кояш чыгар алдыннан алына.Суны алганда аны су агышы уңаена алу мөһим.Агач я пыяла савыт белән чишмә суын чиләккә алганнан соң аңа чүп чар төшермәскә һәм кош-корттан кагылдырмаска.Кояш каршылау йоласы вакытында таң суы янәшәңдә торырга тиеш.Кояшны каршылагач, өс киемнәрен саласы һәм Тәңредән саулык сорап алынган суны кисәк кенә өскә коясы.Шуннан соң Күккә,җиргә,суга рәхмәт әйтеп йоланы тәмамлыйсы.

Таң суы белән коену-кешенең физик кына түгел,рухи исәнлеген дә җайга салырга сәләтле гамәл-йола ул.Мәшһүр хирург Федор Углов,соңгы көннәренә кадәр таң суы белән коенган,һәм 102 яшенә кадәр хирург вазифаларын башкарган кеше.Ул да су белән коныр алдыннан теләк теләүнең мөхимлеген әйтә торган булган.


Таң суы белән теләсә кайсы яштә коенырга була.


Йоланы җиренә җиткереп үтәсәгез,үзегезне Тәңребез үз балаларына дип яраткан җиргә яңадан тугандай булырсыз.
Исән-сау булыгыз!

Тәңречелек.Көндәлек йолалар.


Тәңречелек.Көндәлек йолалар.



Тәңречелек,Тәңре аңы башка диннәрдән бик күп нәрсә белән аерылып торса да аның да үз йолалары бар.Бу йолалар меңнәрчә ел яшәп бүгенгә кадәр килеп җиткән,һәм иң кызыгы, бүгенге фәнни ачышлар белән дә аларның файлалылыгы,табигатҗ кануннарына нигезләнгәнлеге ачыклана.Без дусларыбыз ярдәмендә кайбер иң мөһим йолаларны барлап,аларны үтәү тшртибе белән сезне дә таныштырып барырга ният кылдык.
Кисәтеп шуны әйтәсебез килә,бу йолаларга уенга карагандай карамасагыз,һәм чын күңелдән ышанганда гына үтәсәгез иде.


Тәңречелекнең һәр көнне,Һәр ел ел фасылында үтәлә торган йолалары бар.Шуларның берсе кояшны каршылау.
Кояшны каршылау:
Мөмкинлеге булган кеше көн саен,ә авырсынганнар күңелләренә урын тапмаганда яисә авырудан яки бәләдән үзләрен я якыннарын коткарыр өчен үти алалар.
Кояш чыгарга бераз вакыт кала йокыдан торырга һәм яхшылап юынырга.Аннан соң кулларны уч төпләре җылынганчытере ут өстендә тотып алырга.Шуннан соң урамга чыгып чистарак урын сайларга һәм ялан аяклар белән шул җиргә кояш чыгар якка карап басырга кирәк.Беренче кояш нурлары офыкта күренгәндә кулларны өскә күтәреп Тәңредән иң беренче ил-ыруга,аннан якыннарыңа һәм үзеңә исәнлек телисең.Момкин булганча баштан начар уйларны чыгарып ату мөһим.
Теләкләр теләгәннән соң кулларны аска төшереп чыгып килүче кояшка баш иергә кирәк.
Баш игәннән соң яңадан кулларны өскә күтәреп күк көченең безнең тән аша җир белән тоташуын тоярга кирәк.Шуннан соң кирәксенсәгез аяк киемен киеп артыгызга карамыйча гына келәү урыныннан китә аласыз.
Момкинлек булганда Кояш каршылау йоласын изге чишмәләр я таулар янында үтәү яхшы.Җыен белән кояш каршылау нәкъ шундый урыннарда үткәрелә.
Бүген галинәр кояш чыгар алдыннан,бу урында җирнең геомагнит кыры үзгәрүен ачыклаганар.Бабайлар исә моны меңнәрчә ел эле үк белгән.
Борынгы телебездә,кояш-Көн дип аталган.Татарда бүген дә сакланган:"Күзеңне ачтыңмы-көн дип әйт",-әйтеме-шул заманнар истәлеге.