среда, 6 апреля 2011 г.

И Татар баласы


И Татар баласы.Асылыңа кайт.

И Татар баласы!

Син борынгы,бөек халыкның бүген яшәүче улы,кызы.Ата-бабаларыбыздан сиңа камил тел,бөек тарих , зирәк акыл бирелгән.Тарихның төрле болганчык елларын исән имин үтеп,төрле олы югалтуларга карамастан син ТАТАР булып бүгенге көнгә ата бабаңнар канын китереп җиткергән заттыр.Телең-үзеңнеке синең,тик менә халыкны саклый торган икенче шарт-динең ятлардан килгән.Бер өлеш татар бүген чукындыру афате сәбәпле христиан динендә саналып керәшен татарлары дип йөртелә.Икенче зур сан татар-мөселман динендә исәпләнеп гарәп телендә,гарәп халкына ,гарәп алласына баш ия.
Татар баласы!
Ата бабаәнарның үз дине-бер бөек Тәңре дине,АҢ булганын беркайчан да онытмасаң гына,ата-бабаңнар рухына таянып,Тәңре безгә биргән саф Табигатне саклап,ияләрне яратып-хөрмәт итеп яшәсәң генә синең киләчәгең булыр.Тәңредән баш тартып,ялганнарга ышанасың икән-балаларың,оныкларың башка халыкларга хезмәт итеп кенә калмас,үзләре үк башка халыкка әйләнердер.Хәзер үк әйләнеп барулары да күз алдыбызда.
Татарга бөеклеген кайтару өчен-бер Тәңресенә табынуын кайтару кирәк.Үзең аңламаган телләрдә,тутый кош кебек ят сүзләр ятлап,ят аллаларга табынып иманлы булып булмыйдыр .
Шуны бел-Бер Тәңрегә табынып,ата-бабалар рухына таянып яшәгән бабаларыбыз бөек дәүләтләр корып яшәгән.Ә бүген син ни хәлдә,татар баласы?Нигә ят диннәр сиңа ярдәм итми?Нигә ул диннәрне тотучылар меңнәрчә елда гадел тормыш кора алмый?Нигә һаман кан коеш,үтерешләр белән яши?
Шуларны уйлан.Уйланган кешегә АҢ керә!
Языкларыбыз өчен Бер Тәңре безне үзе ярлыкап,ТАТАР халкына бөек киләчәк бирсен!
Метки: 

Комментариев нет:

Отправить комментарий