среда, 6 апреля 2011 г.

Яңгыр келәве

Яңгыр келәве
(Яңгыр чакыру)
Яңгыркаем, яу, яу,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда,
Басу-кырны ашлап кит,
Башак очын башлап кит,
Үләннәргә яшәү бир,
Куакларга тамыр бир,
Урманнарны яшелләт,
Үр-тыкрыкларны җилләт,
Сыерларны сөтле ит,
Авыл халкын итле ит,
Яңгыркаем, яу, яу,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда...
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда...
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда...
* * *
Ач булмасын, тук булсын.
Яңгыр яу, яу, яу,
Елга аксын юллардан.
Матур яңгыр соңында,
Хуш ис чыксын кырлардан.
Яңгыр яу, яу, яу,
Бакчаларда алмагач
Корый яңгыр яумагач.
Бакчалардан ни кирәк,
Алма пешеп тормагач,
Яңгыр яу, яу, яу!
Игеннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсың
Безгә катык, сөт булсын,
Яңгыр яу, яу, яу!
Ашлык уңсын ызанда,
Ботка пешсен казанда;
Алтын кашык базарда,
Көмеш кашык болытта.
Нык яварга онытма!
Яңгыр яу, яу, яу,
Иләктән, чиләктән,
Пәрәмәчтән, коймактан,
Арыштан, бодайдан,
Без сорыйбыз Ходайдан.
Бир, Тәңре бир, Тәңре.
Биргәнеңне кире алма.
Яңгыр яу, яу, яу,
Сыерларда сөт булсын,
Хайваннар да тук булсын.
Игеннәрнең башлары
Чума чире йөрмәсен!
Яңгыркаем, яу, яу, яу!
Иген-ашлык күп булсын,
Башаклары тук булсын,
Кибән-эскерт зур булсын!
Яңгыркаем яу, яу, яу!
Кара сарык суярмын,
Ботын сиңа куярмын:
Сөтле сыер абзарда,
Бар да булыр яуганда,
Яңгыркаем яу, яу, яу!
Яшен һәм күк күкрәү келәве
Күк буйлатып Бөркет килә,
Кара болыт өркеп килә...
Бөркет-бөркет, кил-кил,
Яңгыр алып кил!...
Эш (өмә) башлаганда
Башлыйк теләкне
Күтәрик беләкне,
Кояш, күрү бул!

Комментариев нет:

Отправить комментарий