среда, 6 апреля 2011 г.

ТӘҢРЕГӘ ТАУДА КАМЛАУ АЛКЫШЫ

 ТӘҢРЕГӘ  ТАУДА КАМЛАУ АЛКЫШЫ

Яшәү өчен
Ул тукталмасын өчен
Йорт-җир өчен
Ул таркалмасын өчен
Олылар башлаган гадәт буенча
Без баш иябез-буйсынабыз
Баш белән, ике җилкәбез белән

Барысы да Ак Яратучыга,
Олы Тәңрегә барып ирешсен!
И, Тәңре, безнен олыларыбыз башлаган гадәт буенча
Сиңа дәшәбез-ялварабыз

Әй, көмеш кайрылы, алтын яфраклы бай Каен
Түгәрәк башлы, тугыз ботаклы Каен!
Бер тамырыңны да бозмыйча-кисмичә
Сине кара җирдән казып чыгардык
Ак ташлы Тау башына китердек
Без сине казып-чыгарып
Баш иябез-буйсынабыз
Баш белән, ике җилкәбез белән!
Моның турында Аяз Күкнең
Теге кырыйда да ишетелсен,
Барып ирешсен!
Кара яңаклы ак бәтинең
Уң аягын бөгеп,
Алтын яфраклы
Бай Каенны
Өч тапкыр әйләнеп-урап
Без корбан китерәбез, эчәкләрен чыгарып.
Корбаныбыз Олы Тәңрегә
Барып ирешсен!
И, Тәңре!
Үз халкының йорт-җире өчен!
Яшел утлар Кара Җирдә үссен өчен!
Мал-туарга булган утлар өчен!
Җир йөзендә җилләр тынычлансын өчен!
Бәла-каза килмәсен өчен!
Кара җирдә утлар үссен өчен!
Хан Тәңредән яңгыр яусын өчен!
Без ялварабыз!
Сүзләребез ишетелсен
Тугыз Күктә!
Бөек көч бетмәсен өчен!
Тулылык түгелмәсен өчен!
Олылар башлаган гадәт буенча
Ялварабыз!
Картлар башлаган гадәт буенча
Без корбан китердек
Эчәкләрен чыгарып
Алтын яфраклы Бай Каен астында!
Зәңгәр Күк астында,
Тетрәгән Кара Җирдә
Без корбан чалабыз
Корбаныбыз барып ирешсен,
И, Тәңре!
Алкыш, обрашенный к Умай-Ана в виде огня-очага
 открывал все камлания -
УМАЙ-АНАГА АЛКЫШ:

 Утыз башлы Кыз-Ана!
Кырык башлы Ут-Ана!
Бөтен чине пешерүче,
Бөтен туңганны эретүче!
Аска төшеп урап ал,
-Ата булып кал!
Аска төшеп каплап ал
-Ана булып кал!
Күл суларда
Пычракны юып төшергән
Кендекне Ак йомычка белән кискән,
Күл суын эчкән,
Изге Тауда уйнаган-биегән,
Тарак чәчле Умай-Ана!
Утыз кыздын чиста булган Умай-Ана!
Кырык кыздан
Чиста иренле Умай-Ана!
Айга охшаган
Тәңре җәеннән(Здес и далее это символы-синонимы радуги-прим А.Г.)
Аска төшкән
Умай-Ана!
Кояшка охшаган
Тәңре кылычыннан
Аска төшкән
Умай-Ана!
Алтын җәя тотып
Аска төшкән
Умай-Ана!
Тарак чәчле Умай-Ана,
Бала котларын куркытма!
Уң култык астына куй,
Уң күкрәгең белән туендыр,
Яман күзгә күрсәтмә!
Яман теләктән сакла!
Яттан яман рух килсә,
Алтын җәяңне тот!
Яман рухтан ни килсә -
Угыңны кор!
Килгән яман рухны кертмә!
Яман җилне кертмә!
Бөтен яманны кертмә!
Бөтен Изгелекнең
Башында тор!
Шытып чыккан арпа орлыкларын сакла!
Артыш тамырларын ныгыт!

http://ayratgalim.narod.ru/stat/tausuze.htm

Комментариев нет:

Отправить комментарий